«Опека» үзәге гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырды

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Бөтенроссия гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм атналыгы кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләне яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл уздырылды.

Чарада Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы, халыкны социаль яклау идарәсе, социаль фонд, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты. Белгечләр гражданнарга социаль яклау һәм хезмәт күрсәтү, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, социаль ярдәм чаралары буенча консультацион хокукый ярдәм күрсәттеләр.

Шулай ук балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары өчен хокукый тематикага мәгълүмати-агарту чарасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International