Социаль контракт буенча йөкләмәләрне үтәмәгән очракта гражданнар җавап тота

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Социаль контракт – ярлылыкны киметүнең төп инструментларының берсе. Аның максаты – кешегә катлаулы тормыш хәлен җиңәргә ярдәм итү генә түгел, ә аны даими керем чыганагы булу хисабына озак вакытлы перспективага ярлылыктан чыгару.

Шуны истә тотарга кирәк: социаль контрактта бүлеп бирелгән акчалар конкрет максатлар өчен каралган. Аларны бары тик социаль адаптация программасында язылган йөкләмәләрне үтәүгә бәйле чараларга гына тотарга мөмкин.

Акчаларны максатчан файдаланмау факты ачыкланган очракта, шулай ук нигезсез сәбәпләр аркасында социаль адаптация программасы чараларын үтәмәгән яисә вакытында үтәмәгән очракта граждан акчаны 30 көн эчендә кире кайтарырга тиеш.

2024 елда 5 932 социаль контракт төзелгән, шуларның 90 % артыгы хезмәт мәшгульлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 2025 елдан социаль контрактлар яңа «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Өстенлекле тәртиптә аларны күпбалалы гаиләләр, балалы гаиләләр төзи ала.

11 июльгә Татарстан Республикасында 2 432 социаль контракт төзелгән: 907 – эш эзләүгә, 955 – шәхси эшмәкәрлек оештыруга, 120 – шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, 332 – башка чараларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International