Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» платформасында 53 005 вакансия урнаштырган. Шулардан:
- 22,8 % сәнәгатьтә (12,1 мең эш урыны);
- 10,5 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,6 мең эш урыны);
- 9,4 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5 мең эш урыны);
- 6,9 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,6 мең эш урыны);
- 4,9 % транспортта (2,6 мең эш урыны);
- 1,6 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,9 мең эш урыны);
- 0,5 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 43,4 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (23 мең эш урыны).
3 014 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.