«Ышаныч» тернәкләндерү үзәге конкурста җиңүче булды

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә җиңүче булды. Учреждение «Аутистик спектр тайпылышы һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен көндезге тору төркеме» социаль-педагогик хезмәтен күрсәтте.

«Ышаныч» тернәкләндерү үзәге Сыйфат буенча төбәк комиссиясе тарафыннан «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы буенча Бөтенроссия конкурсының федераль этабына чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International