Министрлыкта оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2025 елның 11 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасының оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чара «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Киңәшмәдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, шулай ук шәһәр һәм республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Министр Эльмира Зарипова республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять, Татарстан предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә ведомствоара багланышлар турында сөйләде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре даими нигездә предприятиеләргә кадрлар сайлауда ярдәм итү буенча индивидуаль эш алып бара. Оборона-сәнәгать комплексының һәр предприятиесенә мәшгульлек үзәге ягыннан персональ кадрлар консультанты беркетелгән, агымдагы вәзгыятьне исәпкә алып төзәтелә торган кадрлар туплау планнары эшләнгән һәм расланган.

Уздырыла торган вакансияләр ярминкәләре дә кадрлар белән тәэмин итү бурычларын хәл итүгә хезмәт итә. Өченче ел рәттән «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе масштаблы чарага әверелә. 2025 елда ярминкә Татарстан Республикасы буенча 90 мәйданчыкта республиканың 778 предприятиесен, шул исәптән 88 оборона-сәнәгать комплексы предприятиесен җыйды. Ярминкәгә 45 меңнән артык кеше килде, алар арасында оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә эшкә урнашучылар да бар.

«Кадрлар белән тәэмин итүдә юнәлешләрнең берсе – өлкәннәрне укыту. 2025 елда гражданнарны укыту «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында дәвам итә», – дип билгеләп үтте министр Эльмира Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International