«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә профилактик чара узды

2025 елның 11 июле, җомга

10 июльдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Интернетта куркынычсыз коммуникация һәм финанс куркынычсызлыгы» дигән мәгълүмати-аңлату чарасы узды.

Чара барышында катнашучылар интернет-куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, аннары телефон мошенниклыгының төп схемаларын карадылар, шулай ук җинаятьчеләрдән сакланырга ярдәм итәчәк конкрет киңәшләр белән уртаклаштылар. Соңыннан социаль хезмәт алучылар белән шәхси финанс иминлеген саклау зарурлыгы турында сөйләштеләр.

Мәгълүмати-профилактик чаралар цифрлы һәм финанс грамоталылыгын арттыруга һәм дөрес эш итү күнекмәләрен булдырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International