Лениногорск районында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова һәм Ирина Захарова инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча мәгълүмати-агарту чарасы үткәрделәр.
Очрашуда дәүләт ярдәменең гамәлдәге формалары каралды. Ата-аналарны «Исток-Башлангыч» үзәгендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тормышка ашырыла торган программалар белән таныштырдылар, көндезге тору төркеменең уңышлы эшләве турында сөйләделәр.
Чарада катнаша алмаган ата-аналар әлеге мәгълүматны телефон консультациясе аша алды. Барлык катнашучыларга «Инвалидларга ярдәмгә» дигән мәгълүмат буклетлары тапшырылды.