Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Гаилә бәйрәме уңаеннан Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар, котлау акцияләре үткәрелде.

Мәсәлән, Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен дәрес үткәрелде, анда әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, шулай ук викторина үткәрделәр. Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә чарада катнашучылар энтузиазм белән үзләренең гаилә фотографияләрен бизәү белән шөгыльләнделәр.

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Минем гаиләм – минем байлыгым» дигән чара үткәрделәр. Ата-аналар балалары белән ромашка формасында гипс буяу буенча мастер-класста катнаштылар.

Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чара үткәрделәр. Катнашучыларга гаилә традицияләре һәм үзара мөнәсәбәтләр темасына мавыктыргыч викторина, кәгазь күгәрченнәр ясау буенча мастер-класс тәкъдим ителде. Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән бергә үзәктә тәрбияләнүчеләрне котладылар һәм аларга ромашкалар тапшырдылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бәйрәмгә тематик мастер-класс үткәрелде. Чарада алты кеше катнашты.

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме белән «Иң мөһиме – минем гаиләм» дәресе үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар бәйрәмнең тарихы, аның төп символы белән таныштылар. Шулай ук туганнары һәм якыннары өчен открыткалар ясадылар.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында гадәттәгечә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде, ул бәйрәмчә чәй эчү белән тәмамланды.

Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әлеге чара гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгына багышланган иде. Очрашуда яшь, күпбалалы гаиләләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре катнашты. Аларга эшкә урнашу, һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр, социаль ташламалар һәм программалар турында сөйләделәр.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ромашка бүләк ит» акция оештырылды.

Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалы гаиләләр өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды. Музей хезмәткәрләре агач әйберләргә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр.

Минзәлә шәһәренең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс оештырылды.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучыларны котладылар. Аларга ромашка бәйләмнәре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International