Татарстанда алты күпбалалы гаилә бүләккә машина алды

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстанда 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә автомобильләр тапшырылды. Яңа ярдәм чарасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән кертелде.

Республикада мондый гаиләләр алты. Алар барысы да 15 пассажирга исәпләнгән Sollers Atlant автомобильләре алды.

Бу якты бәйрәмдә уңайлы автомобильләр тапшыру – матди ярдәм генә түгел, ә мәхәббәт, гаилә традицияләренә тугрылык һәм ата-ана хезмәте өчен тирән хөрмәт һәм рәхмәт билгесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International