Татарстанда балалы 1,2 меңнән артык гаилә бүләк комплектлары алды

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

2025 ел башыннан Татарстан гаиләләренә 1 214 бүләк комплекты бирелгән, шул исәптән 246 – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә. Исегезгә төшерәбез, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә ярдәм итү чарасы 2020 елда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән кертелгән иде.

Бүләк комплекты бала тудыру йорты тарафыннан, гаиләнең җан башына уртача кереме күләме турындагы белешмә нигезендә бирелә. Әгәр берәр сәбәп аркасында әни бүләкне шунда ук ала алмаса, ул яшәү урыны буенча бала тудыру йортына бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итә ала. Гаиләнең җан башына уртача кереме күләме турында белешмә алу өчен Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең яшәү урыны буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Проектны гамәлгә ашыруда катнашучы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар әлеге җыелмаларны сатып алуга субсидияләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International