Мөстәкыйльлеккә кечкенә адымнар белән

2025 елның 4 июле, җомга

Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең тегү остаханәсендә дәресләр тәрбияләнүчеләрнең шәхси һәм танып белү сыйфатларын үстерүдә зур әһәмияткә ия. Белгеч җитәкчелегендә балалар җиһазлар белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен, кисү һәм тегү техникасын, заманча тегү машиналарында эшләргә өйрәнәләр, яңа әйберләр ясау өчен тукыма, җеп һәм башка детальләр сайлыйлар.

Һәр дәрестә тәрбияләнүчеләр теоретик материалны өйрәнәләр һәм практик күнекмәләрне үзләштерәләр: тукыма белән эшлиләр, төрле җөйләр, өлгеләр ясыйлар. Бүгенге көндә балалар эшләнмәләр тегүдә беренче тәҗрибә туплаганнар инде.

Тегү процессын планлаштыруга, үз гамәлләреңне һәм нәтиҗәләреңне анализлауга аерым игътибар бирелә, бу исә балаларны мөстәкыйль хезмәт эшчәнлегенә әзерләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International