3 июльдә Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Инвалидлыгы булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны социаль тернәкләндерү: мультидисциплинар алым практикасы, үзенчәлекләре, нәтиҗәләре» семинары узды.
Семинарда инвалидларны тернәкләндерү үзәкләреннән 22 кеше катнашты. Чараны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин ачты. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү юнәлешендә үзәкләрнең бурычларын, өстенлекләрен һәм эш перспективаларын билгеләде.
«Восхождение» үзәге директоры Ольга Гончарова МХО катнашучыларын тернәкләндерүнең методик алымнары һәм практик тәҗрибәсе турында сөйләде. Семинар учреждение белгечләреннән мастер-класслар белән тәмамланды.