Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» платформасында 44 118 вакансия урнаштырган. Шулардан:
- 25,6 % сәнәгатьтә (11,73 мең эш урыны);
- 11,8 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,1 мең эш урыны);
- 11,2 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,9 мең эш урыны);
- 7,7 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,4 мең эш урыны);
- 4,8 % транспортта (2,1 мең эш урыны);
- 2,1 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринарияд (0,9 мең эш урыны);
- 0,6 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);
- 36,2 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (16 мең эш урыны).
3 014 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.