Алексеевск районында балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырылды

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

2 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячесе Татьяна Безроднова тәрбияләнүчеләр өчен ДАИ бүлегенә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырды.

Бүлек җитәкчесе Руслан Шакиров дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегенең төрле юнәлешләре турында сөйләде. Балалар юл-патруль хезмәте, эзләү, техник һәм юл күзәтчелеге эшләре белән таныштылар. Чара барышында тәртип сакчылары тәрбияләнүчеләргә юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында искә төшерделәр, яшь җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыгын аңлаттылар. Патруль автомобиле аеруча кызыксыну уятты – автоинспекторлар ялтыравык маякларның һәм сигнал-сөйләү җайланмасының эшен күрсәттеләр.

Соңыннан балалар ДАИ хезмәткәрләренә алдан әзерләнгән газета тапшырдылар, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International