Җәлил интернат-йортында юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Юл хаталарны кичерми» дигән профилактик чара уздырдылар.

Социаль хезмәт алучылар белән очрашуга «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Сарман районындагы профилактика бүлеге башлыгы Алсу Ситдыйкова килде. Ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемасының актуальлеге турында сөйләде, юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен искә төшерде.

Чарада катнашучылар фильм карадылар, шулай ук тематик викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар һәм ребуслар чиштеләр, юл билгеләрен җыйдылар, шуның белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International