«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшләүче көндезге тору төркемендә дәресләр оештыруда төп бурычларның берсе – сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең актив ялын оештыру, иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларның актив тормыш позициясен формалаштыру юлы белән социаль-мәдәни тернәкләндерүгә ярдәм итү. Бу максат белән чираттагы дәрес күчмә форматта оештырылды.
Яшьләр белгечләр белән Пролей-Кашы авыл мәдәният йортында булдылар. Сәнгать җитәкчесе Татьяна Демина экскурсия оештырды, аларның ниләр белән шөгыльләнүләре, сәнгать иҗатының нинди төрләрен кулланулары турында сөйләде. Иҗади мастер-класс башланыр алдыннан ул гыйбрәтле хикәя сөйләде, бергәләп мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, аннары тозлы камырдан саклагычлар ясадылар.
Мавыктыргыч сәфәр уңай хис-кичерешләр һәм истәлекләр калдырды. Мондый дәресләр вакытында яшьләрдә үзара уңай мөнәсәбәтләр формалаша, коллектив мөнәсәбәтләр урнаша, сәнгати сәләтләр, сөйләм, моторика, эстетик зәвык үсә.