Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә «Шатлык тулы караш» дигән уникаль күргәзмә ачылды. Ул Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүче менталь тайпылышлары булган кешеләрнең эшләре белән тәкъдим ителгән. 50дән артык рәсем төрле иҗади техникада эшләнгән.
Бүген социаль хезмәтләр алучыларның эшләре күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмәне ачуда республиканың танылган рәссамнары, волонтерлар, яшьләрнең әти-әниләре һәм музейга килүчеләр катнашты, алар күргәзмәнең уникальлеген һәм әһәмиятен югары бәяләделәр.
Экскурсиядә катнашучыларның барысы да яңа иҗади идеяләрен тормышка ашыру өчен илһам алдылар.
«Шатлык тулы караш» күргәзмәсе озак вакыт дәвамында эшләячәк һәм килүчеләр өчен ачык.