Тәтеш районы яшүсмерләре өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырылды

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар өчен янгын сүндерү-коткару бүлегенә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырдылар.

Экскурсия барышында яшүсмерләр янгын сүндерү часте, аның билгеләнеше, куркыныч һәм кызыклы янгын сүндерүче һөнәре, янгын сүндерү өчен кулланыла торган махсус техника, махсус кием белән таныштылар. Экскурсия чын янгын сүндерү бүлегендә узды. Экскурсовод, янгын сүндерү хезмәте хезмәткәре, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, янгын вакытында үз-үзеңне дөрес тоту зарурлыгын искәртте.

Күпчелек балалар өчен янгын сүндерүче каһарманлык һәм батырлык гәүдәләнеше булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә янгын сүндерүчеләр сөйләгән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре җитдирәк кабул ителә һәм яхшырак истә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International