Югары Ослан районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Ведомствоара исәпкә алуның төрле этапларында булган 5 гаиләдә вәзгыять турында фикер алыштылар. Чарага шулай ук балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре дә чакырылган иде.
Консилиумда катнашучылар ата-аналарны, шулай ук балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында эшкә урнаштыру, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш йомгаклары буенча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуклары буенча комиссия алдында гаиләдәге вәзгыять нормальләшү сәбәпле ике балигъ булмаган балалы бер гаиләне ведомствоара патронаттан төшерү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде.
Утырышта шулай ук «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасының муниципаль администраторы мониторинг нәтиҗәләре буенча системаны тутыруга анализ ясады.
Хәзерге вакытта Югары Ослан районында мәгълүмат системасында 8 гаилә бар, аларда 14 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.