«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр район газетасы редакциясендә булдылар

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр район газетасы редакциясенә мавыктыргыч экскурсия ясадылар. Алар кызыксынып мәкаләләрнең ничек барлыкка килүе, темаларның кайдан алынуы, журналистларның ничек һәрвакытта да вакыйгалардан хәбәрдар булулары турында сораштырдылар.

Экскурсия вакытында балалар журналистларның эше тырышлык кына түгел, иҗади якын килүне дә таләп итүен аңладылар. Экскурсиядән соң балалар газета өстендә эшнең алар күз алдына китергәннән күпкә катлаулырак булуын таныдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International