Арчада социаль хезмәт алучылар район китапханәсендә булып кайттылар

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Бүген Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар район китапханәсендә булдылар.

Яшьләр өстәл уеннары уйнадылар, ә аннары кызыксынып яңа газета-журналларны карадылар, яңалыклар, мәдәният һәм сәнгать дөньясына чумдылар.

Чараның максаты күңел ачу гына түгел, ә социальләштерү, аралашу өчен уңайлы мохит булдыру иде. Мондый очрашулар социаль хезмәтләр алучыларның хис-кичерешләрен һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International