Кичә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Җинаять җаваплылыгы һәм куркынычлар» профилактик сәгате узды. Балигъ булмаганнар өчен чараны үзәкнең социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы, полиция майоры Юлия Кадямова оештырды.
Чараның максаты – балигъ булмаганнарны хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүне профилактикалау һәм цифрлы киңлектә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Очрашу барышында белгечләр мошенникларның яшүсмерләргә җиңел акча тәкъдим итеп, аларны ничек манипуляцияләүләрен җентекләп аңлаттылар. Аерым игътибар дроперлык схемасына бирелде. Юлия Кадямова законны белмәү җаваплылыктан азат итми, дип ассызыклады.
Социаль педагог Ләйсән Хәйруллина мошенникларны ничек танырга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.