28 июньдә Казанның «Урам» экстрим-паркында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узды. Чара «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында уздырыла һәм Яшьләр көненә багышланган иде.
40ка якын предприятие һәм оешма 3 меңнән артык актуаль вакансия тәкъдим итте. Эш эзләүчеләр эш бирүчеләр белән әңгәмәләр узды, яңадан укыту һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр, шулай ук карьера үсеше перспективалары турында белделәр.
Ярминкәгә килүчеләргә кирәкле һөнәрләр, карьера траекторияләре, цифрлы күнекмәләр, эшкә урнашуның хокукый аспектлары турында эш бирүчеләрдән әйдәп баручы экспертлар сөйләде.
Һөнәрләр фестивале колледж һәм югары уку йортларыннан мастер-классларны үз эченә алды: робот техникасы, химик тәҗрибәләр, каллиграфия, монтаж конструкцияләрен җыю, табигатьтән файдалану, аквагрим.
Шулай ук бу көнне һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары эшләде, анда психологлар белән консультацияләр, арт-терапия, экспресс-тестлар һәм төрле яшьтәгеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү уеннары тәкъдим ителде.
«КАМАЗ», Казан вертолет заводы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һ. б. техника күргәзмәләрен оештырды – казанлылар һәм кунаклар транспорт һәм махсус техниканың заманча үрнәкләрен күрделәр.