«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне дәвам итә.
25 июньгә 432 кеше китерелгән. Гражданнар рәхмәт белдереп профилактик медицина тикшерүе узарга, тиешле анализлар бирергә һәм квалификацияле медицина ярдәме һәм консультация алырга мөмкинлек ала.