Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тору бүлеге эше дәвам итә. Бүлек эшчәнлеге менталь тайпылышлары булган кешеләрне социальләштерүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне бетерүгә, аларда социаль-көнкүреш, социаль-мохит күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Биредә инвалид кешеләрне шәхси гигиена нигезләренә, көнкүреш техникасыннан, приборлардан файдаланырга, үз-үзеңне һәм шәхси әйберләреңне карарга, иҗтимагый киңлектә ориентлашырга өйрәтәләр. Шулай ук психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә, иҗади сәләтләрне, коммуникатив күнекмәләрне үстерү буенча дәресләр үткәрелә.
Ел башыннан «Шатлык» үзәгендә чаралар белән 19 кеше җәлеп ителгән.
Белгечләр дәресләрне һәр социаль хезмәт алучының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыра, шуңа күрә катнашучылар психологик дискомфорт кичерми.