Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында суда куркынычсызлыкка багышланган танып белү чарасы узды. Шәфкать туташы Гөлназ Хәбибуллина балалар өчен интерактив әңгәмә үткәрде. Очрашуның төп максаты балаларны сулыклар янында үзләрен дөрес тотарга өйрәтү һәм аларга батучыларны коткару буенча база күнекмәләрен бирү иде.
Гөлназ Хәбибуллина куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләп кенә калмады, беренче ярдәм күрсәтү алымнарын да күрсәтте. Приютта тәрбияләнүчеләр сулыш алу һәм кан әйләнеше бозылу белән бәйле ашыгыч ситуацияләрдә ничек эш итәргә кирәклеген белделәр. Хәзер балалар суда үзләре генә саклык күрсәтеп калмыйча, башкаларга да ярдәм итә алачаклар.