Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Фәния Гайнетдинова көндезге тору төркемендә «Ак халатлы кешеләр» дигән темага дәрес үткәрде. Чара сәламәтлегебез турында кайгыртырга ярдәм итүче кешеләргә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Социаль хезмәтләр алучы фельдшер-акушерлык пунктында булды, анда файдалы киңәшләр, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре алды. Фельдшер аның кан басымын һәм тән температурасын үлчәде, дөрес туклану буенча берничә киңәш бирде.