Минзәлә районында социаль хезмәтләр алучылар белән профилактик әңгәмәләр уздыралар

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Июнь башыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә мошенниклыкның киң таралган схемалары, җинаятьчел гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы турында профилактик эш алып бардылар. Социаль хезмәтләр алучылар белән мошенниклыкның төрле төрләре һәм алардан саклану ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән әңгәмәләр уздырдылар.

Чаралар барышында иң киң таралган мошенниклык схемалары, җинаятьчене ничек танырга, мондый җинаятьләр өчен нинди җәза каралган булуы турында мәгълүмати листовкалар таратылды.

Профилактик әңгәмәләр социаль хезмәтләр алучыларның барысы өчен дә файдалы. Гражданнарның хәбәрдарлыгын һәм иминлеген югары дәрәҗәдә саклап калу өчен, чараларны дәвам итәргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International