Министрлыкта яшьләрнең мәшгульлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Татарстанда дүрт миллионнан артык кеше яши, шуларның 600 меңгә якыны – 15 яшьтән 29 яшькә кадәрге яшьләр. Бу хакта «Хезмәт базарында яшьләр» коллегиясе утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде.

«15 яшьтән 29 яшькә кадәрге яшьләрнең мәшгульлек дәрәҗәсе гадәттәгечә гомуми мәшгульлек дәрәҗәсеннән түбәнрәк. Республика буенча уртача 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 62,3 % эшкә урнаштырылган. Яшьләр арасында бу күрсәткеч 51,8 % тәшкил итә», – дип хәбәр итте министр урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм түбәндәге принципларга нигезләнгән:

- һөнәри юнәлеш, гомуми һәм һөнәри белем бирү, шулай ук кирәкле күнекмәләргә юнәлдерелгән һөнәри әзерлек системасы;

- яшьләр өчен лаеклы эш урыннары, шулай ук практик тәҗрибә алу өчен вакытлы позицияләр булдыру;

- яшьләрне эшкә урнаштыруга, яшьләр эшмәкәрлеген һәм үзмәшгульлекне үстерүгә ярдәм итү чаралары комплексын гамәлгә ашыру;

- эш бирүчеләрнең яшь белгечләрне яллауга мотивациясен арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International