Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтелә

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашкан затларга, МХОда катнашучы затларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү чаралары комплексы гамәлдә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә министр урынбасары Наталья Бутаева сөйләде.

Әйтик, республикада социаль тернәкләндерү буенча хезмәтләр 5 инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә һәм Аксубай, Балтач, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман муниципаль районнарында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең 5 социаль-тернәкләндерү бүлегендә күрсәтелә.

Социаль тернәкләндерү хезмәтләре курслы тернәкләндерү кысаларында күрсәтелә – 15 көн. Яшел Үзән шәһәренең «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге базасында даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ инвалидларны тернәкләндерү өчен шартлар тудырылган. Социаль хезмәтләр күрсәтү ешлыгы – елына 2 тапкыр, туксанышар көн.

Июнь аенда Казанда «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында 40 урынлык инвалидлыгы булган МХО катнашучылары өчен стационар бүлек ачылды.

2024–2025 елларда инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә һәм социаль-тернәкләндерү бүлекләрендә инвалидлыгы булган 88 МХО катнашучысы социаль хезмәтләр алды.

МХОда катнашучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Мәшгульлек хезмәте органнары, һәр гражданның тормыш хәленә карап, махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча индивидуаль эш алып бара.

Татарстан Республикасында 2022 елдан башлап мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләүдә ярдәм сорап 333 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 177 МХО катнашучысы, 156 – гаилә әгъзасы. 207 кеше эшкә урнаштырылган, тагын 32 граждан вакансияләр сайлау процессында.

5 кешене вакытлыча эшкә урнаштыру оештырылган. 258 татарстанлы һөнәри юнәлеш буенча хезмәт алган.

Мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан 42 гражданны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International