Министр Эльмира Зарипова дәвалану узучы МХО катнашучылары белән очрашты

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Бүген М. Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова стационар дәвалануда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.

Ведомство башлыгы сугышчыларга социаль ярдәм, тернәкләндерү, эшкә урнаштыру һәм яңадан укыту, үз эшләрен ачу мөмкинлекләре турында сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде.

Фронттан кайткан МХО сугышчыларына ярдәм итүнең мөһимлеге турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Рәис Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International