«Изгелек» үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ДФК буенча дәресләр уздыралар

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү курсы узучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның хәрәкәт функцияләрен торгызуга юнәлдерелгән дәвалау физкультурасы буенча дәрес үткәрелде.

Тернәкләндерү процессы кысаларында үзәктә махсус хәрби операциядә катнашучылар даими рәвештә дәвалау физкультурасы буенча төркемле һәм индивидуаль дәресләргә йөри. ДФК программасына разминка комплексы, мускул корсетын ныгыту өчен махсус эшләнгән күнегүләр, шулай ук махсус тернәкләндерү тренажерларында күнегүләр кертелгән. Дәвалау физкультурасы буенча белгеч, алган җәрәхәтләрнең характерын, сәламәтлек торышын исәпкә алып, һәр катнашучыга индивидуаль якын килә.

Дәвалау физкультурасы белән даими шөгыльләнү физик форманың һәм психологик тотрыклылыкның акрынлап торгызылуына ярдәм итә, бу исә тормыш сыйфатының яхшыруына китерә.

Бүген чарада өч кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International