Бүген республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә чираттагы ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Чарада 242 ата-ана катнашты.
Түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар:
- яңа уку елында мәгариф оешмаларына керү үзенчәлекләре;
- инвалид балаларның җәйге ялын оештыру;
- салым ташламалары;
- ата-аналарны яңадан әзерләү курслары оештыру һ. б.
Ата-аналар өчен шулай ук төрле мастер-класслар үткәрелде. Гражданнарга консультатив ярдәмне сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләре, мәшгульлек үзәге, иҗтимагый берләшмәләр белгечләре күрсәтте.