Халык традицияләрен саклау һәм патриотлык рухында тәрбияләү максатыннан, менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен интерактив чара – Сабантуй үткәрелде.
Катнашучылар бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, Сабантуй батырлары өчен сөлге җыю йоласы турында белделәр. Шулай ук социаль хезмәт алучылар халык уеннарында да актив катнашты. Милли җырлар һәм биюләрсез дә булмады.