Арчада социаль хезмәт алучылар өчен эшләпә кичәсе үткәрелде

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Кичә Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен туган көн бәйрәме үткәрелде.

«Туган көн – ул үзенчәлекле көн, ул шатлык, якты хатирәләр һәм күңел җылысы белән тулы булырга тиеш», – диләр учреждение белгечләре.

Социаль хезмәт алучылар Ләйсән Әхмәтгәрәеваны туган көне белән котладылар һәм аңа бүләкләр тапшырдылар. Тернәкләнүчеләр яраткан җырларын җырладылар, эшләпәле шаярту биремнәрен башкардылар. Алар өчен эшләпәле кичә әзерләнгән иде. Туган көн бәйрәме дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International