Балалардан ихлас ярдәм

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр хезмәткәрләр белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтүдә актив катнашалар.

Инде берничә ел дәвамында приют МХО катнашучыларына үзенең хатлары, рәсемнәре һәм кул эшләре белән ярдәм итә. Волонтерлар аша балалар хәрбиләргә батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International