20 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә беренче тапкыр «Интегра» футбол клубы җитәкчесе Павел Кочарев җитәкчелегендә электр коляскаларында футбол буенча матч узды.
Спорт ярдәмендә тернәкләндерү – инвалид кеше өчен үз көченә ышанычны торгызуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Физик активлык хезмәткә сәләтлелекне арттыра һәм еш кына социализацияләнергә ярдәм итә, бигрәк тә әгәр сүз спортның команда төре турында барса. Бу спорт төре хәрәкәттә чикләнгән кешеләрне тернәкләндерүдә бик яхшы ярдәм итә.
Социаль хезмәтләр алучылар рәхәтләнеп үз көчләрен уенда сынап карадылар. Чарада 49 кеше катнашты.