23 июнь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коймак пешерү буенча мастер-класс узды.
Чара барышында катнашучылар бу борынгы ризыкны әзерләүнең традицияләре һәм технологияләре турында гына түгел, ә гаилә рецептлары белән дә таныштылар. Дәреснең практик өлеше аеруча кызыклы булд – балалар «ДоброДОМ» волонтерлык хәрәкәте бүләк иткән яңа электроблинницада коймак пешерделәр. Һәр катнашучы рәхәтләнеп эшкә кушылды һәм үз хезмәтенең нәтиҗәсен шатланып күзәтте.
Мастер-класс аралашу һәм уртак хезмәт өчен менә дигән сәбәп булды.