Көндезге лагерьда ял итүче Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар янына Ветераннар советы әгъзасы һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы килде. Балалар 1941 елның 22 июнендәге вакыйгалар турында тыңладылар, презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Шәм кабыз» акциясен үткәрү өчен бүләккә шәмнәр алдылар. Чарада актив катнашканнары өчен балалар канцелярия товарлары алуга сертификатлар һәм татлы призлар алдылар.
Зәйдә көндезге тору бүлегендә «Сугышның беренче көне» дигән мәгълүмати сәгать узды. Катнашучылар сугыш башланганчы булган вакыйгалар турында, моның Советлар Союзында кешеләрнең тормышына ничек йогынты ясавы турында белделәр. Архив фотосурәтләре һәм документлар тәкъдим ителде. Сугыш елларында хатын-кызларның һәм балаларның роленә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган китап белән таныштылар.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучылар белән берлектә Хәтер акциясенә кушылдылар. Өлкәннәр һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар.
.jpg)
23 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар «Ватан-ана» мемориаль комплексында булдылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Чарада сигез кеше катнашты.
