Бүген Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Сулыкта куркынычсызлык» дигән темага дәрес үткәрелде. Чара су янында булу белән бәйле потенциаль куркынычлар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.
Дәрес барышында суда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен карадылар. Белгечләр бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча киңәшләр бирделәр. Ахырда барлык катнашучыларга белешмәләр тапшырылды.