Медицина училищесының өченче курс студенты Варвара Котельникова Чистайның «Юлдашөлкәннәрһәм инвалидлар интернат-йортында кунакта беренче тапкыр гына түгел. Аның аралашуы, ярдәм итүе, уртак чаралар уздыруы, шулай ук социаль хезмәттәшлеге өлкәннәрнең тормыш сыйфатына уңай йогынты ясый. Һәрбер кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп, ул аларның тормышын яхшыртырга, ихлас күңелдән ярдәм күрсәтергә омтыла.
Бүген кыз оригами буенча мастер-класс уздырды, анда катнашучылар кәгазьдән җилпәзә ясарга өйрәнделәр. Волонтер өлкәннәрне кәгазь бөкләүнең төп техникасына өйрәтте, шулай ук бу төр иҗатның тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштырды.