27 июньдә бөтен ил буйлап «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Эшкә урнаштыру ярминкәсе – ел саен үткәрелә торган вакыйга, ул сәнәгатьнең төрле тармакларыннан эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерә.
Чаралар Татарстанда да узачак. Казанда Яшьләр көненә багышланган ярминкә 28 июньдә тугыздан кичке бишкә кадәр «Урам» паркында узачак.
Республикада гадәттәгечә 46 мәйданчык эшләячәк, аларда 330 эш бирүче 8 меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәк. Катнашучы эш бирүчеләр арасында «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Казаньоргсинтез» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Казан дары заводы» ФКП, «Сетевая компания» АҖ, «Ак Барс» агрокомплексы һ. б.
Шулай ук эшкә урнашу һәм карьера үсеше белән бәйле төрле темаларга мастер-класслар һәм тренинглар узачак. Консультантлар һәм экспертлар эш эзләүчеләргә киләчәктә эшкә урнашу өчен иң перспективалы тармакларны билгеләргә һәм шәхси карьера юлын планлаштырырга ярдәм итәчәк. Бу бигрәк тә студентлар һәм булачак һөнәрләрен әле сайламаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен актуаль булачак.
«Татарстанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе өченче тапкыр үткәрелә. Һәрвакыт без күбрәк эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне җәлеп итәргә тырышабыз, интерактив инструментлар, яңа форматлар кертәбез. Төбәк этабында 500ләп эш бирүче катнашты, алар 19 меңнән артык вакансия тәкъдим итте, ә ярминкә чараларында 45 мәйданчыкта 12,8 мең кеше катнашты. Эшкә урнаштыру ярминкәсе нәтиҗәсендә инде 1 020 кеше эш таба алды», – дип сөйли ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабында теләгән һәркем катнаша ала. Татарстан Республикасында чаралар программасы белән мәшгульлек хезмәте порталында танышырга мөмкин: https://portal.tatartrud.ru/EE/Pages/Other/323?_=vserossijskaya-yarmarka-trudoustrojstva-2025.