Бу дата алдыннан Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә уздырдылар, совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр. Чараны «Хәтер шәме» акциясе белән тәмамладылар. Балалар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, шәмнәр кабыздылар һәм чәчәкләр салдылар.
Бүген Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының «Өмет» хоры әдәби-иҗат кичәсендә катнашты. Чара шәһәрнең Җиңү паркында узды. Хор илебезнең героик үткәненә ихласлык һәм хөрмәт белән тулы күңелгә үтеп керерлек музыкаль композицияләр башкарды.
Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә хезмәт алучылар туган якны өйрәнү музеенда «Ә иртәгә сугыш булды...» чарасында катнаштылар. Алар авыр сугыш чоры турында тарих тыңладылар, шул чор экспонатларына кагыла алдылар, солдатларның якыннарына язылган оригиналь хатларын күрделәр. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Зилә Садыйкова балигъ булмаганнар өчен «Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу көне» һәм «Хәтер шәме» дигән патриотик акцияләр үткәрде.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече «Луч» яшүсмерләр клубы базасында социаль хезмәт алучылар өчен тематик чара үткәрде. Балигъ булмаганнарга Бөек Ватан сугышы башлану һәм тәмамлану тарихы турында сөйләделәр. Балалар шулай ук «Хәтер шәме» акциясендә катнаштылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар һәм МХОда катнашучылар өчен хәтер сәгате узды. Ватан турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, һәлак булганнар истәлегенә видеоролик күрсәтелде. Чара ахырында «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Чарада 49 кеше катнашты.
