Югары Ослан районында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм итү буенча йортларга барып карау дәвам итә. Әлеге чаралар «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерәләр, аларга социаль һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә булышалар, шулай ук мөмкин булган хезмәтләр һәм социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирәләр. Йортларга чыгу йомгаклары буенча өлкән яшьтәге гражданнарның ихтыяҗларын исәпкә алырга һәм яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итүче актлар төзелә.
Мондый чаралар өлкән буын турында кайгыртуның мөһим өлеше булып тора.