«Россия эше» порталында республика эш бирүчеләре 46 меңгә якын вакансия урнаштырган

2025 елның 20 июне, җомга

Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» порталында 45 832 вакансия урнаштырган. Шулардан:

- 27,2 % сәнәгатьтә (12,4 мең эш урыны);

- 11,1 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,13 мең эш урыны);

- 10,6 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,8 мең эш урыны);

- 7,3 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,3 мең эш урыны);

- 4,8 % транспортта (2,2 мең эш урыны);

- 1,4 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);

- 0,6 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);

- 37 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (17 мең эш урыны).

3 020 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International