«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр «Объектив аша дөнья» түгәрәгендә шөгыльләнә

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Объектив аша дөнья» түгәрәге эшли, анда мәктәп яшендәге балалар рәхәтләнеп йөри. Түгәрәк балаларның иҗади сәләтләрен, фантазияләрен һәм игътибарын үстерүгә юнәлдерелгән.

Курсның төп максаты – фотоаппарат, видеокамера куллануда, композиция төзүдә күнекмәләр формалаштыру, шулай ук фотография нигезләрен өйрәнү. Шул максаттан походлар, табигатькә экскурсияләр үткәрелә, анда репортаж төшерү дөньяга карашны киңәйтеп кенә калмый, ә тәэсирләр массасыннан иң мөһимен сайлап алырга мөмкинлек бирә.

Балалар даими рәвештә муниципаль һәм республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International