Бүген «Россия эше» порталында республика эш бирүчеләре 45 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге тәкъдимнәрнең 28 сәнәгать секторына карый – асылда һәр өченче вакансия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Министр урынбасары ассызыклаганча, теркәлгән бер эшсезгә 16 вакансия туры килә. Квалификацияле белгечләр өчен вәзгыять тагын да уңайлырак: сәнәгатьтә, төзелештә һәм транспортта мондый хезмәткәр 60 тәкъдимнән, ә машина йөртүче 34 тәкъдимнән сайлый ала.
Кадрлар кытлыгы хезмәт һәм мәгариф базарын синхронлаштыруга якын килүне яңадан карау кирәклеген ачыклады. Әлеге үзгәрешләр «Кадрлар» милли проектына кергән «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проектында чагылыш тапты.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы бөтен ил буйлап 27 июньдә узачак. Казанда Яшьләр көненә багышланган ярминкә 28 июньдә «Урам» паркында узачак.
Шулай ук 27 июньдә республика башкаласында «Икенче старт» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узачак. Конкурс эшче белгечлекләренең абруен күтәрүгә, һөнәри белем һәм күнекмәләрне камилләштерүгә, кадрларның квалификациясен үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.