Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Петербург халыкара икътисади форумында катнаша. Кичә ведомство башлыгы «Тууга курс: демографик сәясәт нинди булырга тиеш» һәм «Кадрлар кытлыгы һәм аны җиңү стратегиясе» сессияләрендә булды.
«Бүген без гаиләләргә ярдәмнең дәүләт ярдәме кысаларыннан чыгуын күрәбез. Мәсәлән, хезмәт базарындагы вәзгыять һәм иң яхшы хезмәткәрләрне җәлеп итү һәм тотып калу омтылышы эш бирүчеләрне үз хезмәткәрләренең гаиләләре турында кайгыртырга этәрә. Бу корпоратив демографик стандартлар формалаштыра: сыгылмалы график, бала туганда һәм никахлашканда матди ярдәм, шулай ук торак программалары», – дип билгеләде Эльмира Зарипова.
Исегезгә төшерәбез, икътисадның кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерүгә, беренче чиратта эчке ресурслар хисабына, «Кадрлар» илкүләм проекты юнәлдерелгән. Проектның төп бурычларына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, яшьләрне эшкә урнаштыруны яхшырту, инвалид кешеләрне эш белән тәэмин итүне арттыру, якыннарын караучыларны икътисадка җәлеп итү, шулай ук гаилә бурычлары булган хезмәткәрләр өчен эш урыннарын саклап калу керә.