27 июньдә Казанда «Икенче старт» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узачак. Җиңүче Татарстанны конкурсның федераль этабында тәкъдим итәчәк.
«Кадрлар» илкүләм проектының бер өлешенә әверелгән конкурс эшче белгечлекләренең абруен күтәрүгә, һөнәри белем һәм күнекмәләрне камилләштерүгә, кадрларның квалификациясен үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.