Әлмәттә гаиләләр өчен хәйрия чарасы узды

2025 елның 17 июне, сишәмбе

«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Трамплин» мотоклубы эшмәкәрләр командасы белән берлектә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен хәйрия чарасы оештырды.

Мотоклуб территориясендә кунакларны мавыктыргыч программа көтә иде. Теләге булган һәркем квадроциклларда һәм баггида йөрде. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен аниматорлар белән күңел ачу программасы, шулай ук тәмле ризыклар белән кыр кухнясы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International